Лениногорск участковые бөтенроссия конкурсында республика данын яклаячак

2017 елның 20 октябре, җомга

Лениногорск полициясе участковые Рузәл Гарипов “Халык участковые” бөтенроссия конкурсының республика буенча узган этабында алдынгы урынга чыкты.

Хәзер ул республика данын фелдераль дәрәҗәдәге конкурста яклаячак. Ондайн-тавыш бирү 1-10 ноябрьдә уза. Иң халыкчан участковыйны, һөнәри бәйрәмнәре алдыннан,  Мәскәүдә бүләклиячәкләр.

Капитан Гарипов участковый булып, 2011 елдан бирле эшли. Ул өч авыл җирлегенә хезмәт күрсәтә, анда 3 меңнәр артык кеше яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International