Хоккей буенча балалар спорт мәктәпләре арасында республика беренчелеге уеннары дәвам итә.
29 октябрьдә шәһәребез Боз сараенда 2001-2002 елгы яшүсмерләр уйнады. Ул көнне безнекеләр Яр Чаллы командасын җиңделәр, Әгерҗе командасы белән төп уен 5:5 исәбе белән, матчтан соңгы уен 5:6 исәбе белән көндәшләр файдасына тәмамланды. Чираттагы уен 5 ноябрьдә Боз сараенда узачак. Безнекеләр Җәлил поселогы командасы (сәгать 11.00 дә башлана) һәм Зәй шәһәре командасы (13.30 да башлана) белән очрашачак.