Лениногорскида кулланучылар өчен "Ачык ишекләр көне" узачак

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

9 ноябрьдә Роспотребнадзорның Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча территориаль идарәсе актлар залында кулланучылар өчен “Ачык ишекләр көне” узачак.

Ул бөтендөнья сыйфат көненә көненә багышлана, адресы: Лениногорск шәһәре, Менделеев урамы, 37нче йорт (санэпидемстанция бинасы).

Чара сәгать 14. 00 дән 16.00 гә кадәр булачак. Анда республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт органы һәм Роспотребнадзорның Әлмәт, Зәй, Лениногорск районнары буенча территориаль идарәсе белгечләреннән консультация алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International