Кызлар иҗат итте

2017 елның 15 ноябре, чәршәмбе

Шәһәрнең Балалар сәнгать мәктәбе укучылары Түбән Камада “Иҗат шәһәре” республика конкурсында катнаштылар.

Конкурс рус язучысы Лев Толстойның әсәрләренә багышланган иде. Укучылар конкурс биремнәрен үтәгәндә, сәнгать мәктәбе укытучылары укыту методикасына багышланган “түгәрәк өстәл”дә катнаштылар. Шулай ук халык рәссамы Әхсан Фәтхетдинов музеенда булдылар. Конкурс нәтиҗәсендә “Дизайнерлык композициясе” номинациясендә Айгөл Вилданова беренче дәрәҗә лауреат дип танылды. Илзидә Янбатырова, Лилия Кәбирова, Әминә Гафиятуллина “Станоклы композиция” номинациясендә конкурсның дипломанты булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International