14 ноябрьдә шәһәрнең ЗАГС бүлегендә мәктәп балалары белән очрашу булып узды.
Анда 8нче мәктәпнең 9 һәм 10 сыйныф укучылары килгән иде. Очрашуда гаилә байлыгы, андагы мөнәсәбәтләр һәм гаилә корыр алдыннан зур әзерлек кирәклеге турында сүз барды. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Миннигалямова укучыларны төрле теркәлү актлар тарихы, димографик күрсәткечләр белән таныштырды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларга җаваплар ала алды һәм очрашу азагында тантаналар залын карады.