Һава шартлары начарлануы көтелә

2017 елның 16 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген, 16 ноябрьдә кич, 17 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә юлларда бозлавык булуы ихтимал, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.

17 ноябрьдә болытлы һава, көндез аязучан болытлы. Урыны белән җепшек кар явачак.

Төнлә кайбер районнарда кыска вакытлы буран. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең юнәлеше төньяк-көнбатышка күчәргә мөмкин. Төнлә иң түбән температура -3 градус, көндез иң югары температура 2 градус җылы булачак.

Юлларда – бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International