Татарстан синоптиклары һава шартларының бозылуы хакында кисәтә

2017 елның 5 декабре, сишәмбе

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава шартларының бозылуы хакында кисәтә.

6 декабрьдә Татарстанның кайбер районнарында төнлә һәм көндез буран көтелә, көньяк-көнбатыш һәм көньяктан искән җилнең тизлеге урыны белән секундына 15 метрга кадәр җитәчәк, юлларда бозлавык һәм кар көртләре хасил булачак. Төнлә һәм иртән көнчыгыш районнарда көчле буран көтелә.

Һава температурасы төнлә һәм көндез -1..-6 градус булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International