Лениногорск педагогы - бөтенроссия конкурсы җиңүчесе

2017 елның 12 декабре, сишәмбе

Лениногорскиның “Балалар иҗат йорты” педагогы Надежда Афанасьева Ханты-Мансийск шәһәрендә узган “Йөрәгемне балаларга бирәм” бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында республика данын яклады.

Надежда Михайловна - “Балалар иҗат йорты”нда “Яшь шахматчы” берләшмәсе педагогы. Конкурсның республика этабында катнашып, өченче урын алган, бөтенроссия этабына Мамадышта яшәүче хезмәттәше белән барганнар.

Өстәмә белем бирүнең иң яхшы педагогы исемен алу өчен Россиянең 36 регионыннан 60 катнашучы килгән. - Мондый конкурсларда катнашу өчен төрле яктан үскән булырга кирәк, дигән фикергә килеп кайттым, - ди ул.

Безнең педагог шахмат буенча кереш дәрес күрсәткән, визит карточкасын тәкъдим иткән.- Конкурста катнашу - тәҗрибә уртаклашу да. Чөнки үзебез дәрес күрсәтүдән тыш, башкалар дәресен дә карадык, шунысы да бик ошады -ди.

Надежда Михайловна  конкурсның физкультура-спорт номинациясе буенча җиңүче булган. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International