Могҗизага ышанырга гына кирәк, бигрәк тә Яңа ел алдыннан аларның чынга аша торган гадәте бар. Әнә бит Мәдәният сараенда ел йомгаклары уңаеннан узган “Эшмәкәрләр балы”нда яшь лениногорскилыларның күптәнге хыяллары чынга ашты. Аз тәэмин ителгән, шулай ук күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең кайсы телефонлы, икенчеләре спорт җиһазлы булды.
Аларның хыялларын тормышка ашырырга депутат, предприятие-оешма, хәйрияче абый-апалары ярдәм иткән. Алар ел саен шундый бүләк әзерләп, балаларга шатлык-куанычлар бүләк итә, бу исә бала өчен Яңа ел алдыннан әкияткә тиң була.
Гомумән алганда, узып баручы ел төрле вакыйгалар, социаль объектлар ачылуы белән истә калды. Нәрсәләр эшләнде соң, дип баш ватарга кирәкмәде: залда утыручыларга күрсәтелгән фильмда елның мөһим вакыйгаларыннан мизгелләр карап, барысы да күз алдыннан йөгереп үтте. Район башлыгы Рәгать Хөсәенов үзенең котлау чыгышында әйткәнчә, Лениногорск районы ышаныч белән алга таба атлый.
Шунысы шатлыклы: гамәлдә булган программалар ярдәмендә төзекләндерү, ремонт эшләре, юл төзү, салу кебек эшләрне башкара алабыз. Шәһәрдә ишегаллары ямьләнде, йортлар капиталь ремонттан соң икенче төс ала, яңа йортлар сафка баса. Районның икътисади күрсәткеченең бер өлешен тәшкил иткән авыл хуҗалыгы тармагы да ныклы үсештә: быел 104 мең тоннадан артык бөртеклеләр җыеп алдык, сөт җитештерү дә узган елдан артык бара. 2018 елда безне зур эшләр, яңа проектлар көтә, планнарны тормышка ашырыр өчен нык тырышлык белән эшләргә туры киләчәк, - ди Рәгать Галиәгъзамович.