Лениногорскида Иҗтимагый советка яңа рәис сайланды

2018 елның 12 гыйнвары, җомга

Мэриянең актлар залында Иҗтимагый советның утырышы узды.Анда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, урынбасары Гөлфирә Рафикова катнашты. Яңа елның беренче утырышы үзгәрешләргә бай булды. Иҗтимагый совет составына яңа кешеләр кабул ителде. Шулай ук советка яңа рәис сайланды.

Ул – Евгений Благодаров. Лениногорскилылар аны озак еллар шәһәрнең архитекторы булып эшләвен хәтерлиләр. Аның кандидатурасын хуплап берничә кеше чыгыш ясады. Шәһәр һәм район ветераннар советы рәисе Марс Исхаков “Эшләгәндә ул алдан күреп эш итә иде”, дип әйтте.

Үз чиратында Евгений Благодаров яңа вазифада тырышып эшләп, өметләрегезне аклармын, диде. Иҗтимагый советның 2018 елга эш планнары белән уртаклашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International