Соңгы совет солдаты Әфганстан җирен калдырып чыкканга 29 ел тулды. Әлеге чарага багышланган митингка әфган сугышы һәм башка кайнар нокталарда хезмәт иткән ветераннар, шәһәр җәмәгатьчелеге, студентлар, укучылар җыелды. Әти-әниләрнең йөрәкләре һаман да сыкрый.
- Бүген изге хәтер көне, без тынычлык, имин тормыш өчен башларын салган егетләрне хөрмәтләп искә алабыз. Алар Әфганстан халыкларының тынычлыгы өчен көрәшеп, үз Ватаннарының батыр улларына әверелделәр, – дип билгеләп үтте, сугышчы-интернационалистларны, җыелган халыкны сәламләп шәһәр башлыгы Рәгать Хөсәенов.
Гомерләре әнә шулай иртә өзелгән якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды һәм һәйкәлгә чәчәкләр салынды.