Балачак сагында

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Районның балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе ул көнне бәйрәмгә җыелды. Концерт булды, бик күпләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Зур дата -  балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе оешуга 100 ел тулган көн иде ул. Әлеге вакыт эчендә комиссия аша социаль яктан куркыныч хәлдә булган меңнәрчә гаиләләр узган, кеше хәленә керә белүчеләрнең үз вакытында ярдәмгә килүе дә бик мөһим бит.

- Балаларга карата битарафлык мөнәсәбәтенең ачы җимешләрен  татымас өчен, без ал-га карап хезмәт куярга  тиеш. Балалар бакчасыннан, башлангыч мәктәптән башлап, алар игътибар үзәгендә булсын иде. Безнең төп бурыч – гаиләләргә үз вакытында ярдәм итү, - диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе Владимир Друк.

Күп еллар буе шәһәребезнең балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясендә секретарь вазифасын башкарган Галина Хәсәншинага “Татарстан муниципаль берәмлекләр Советы Ассоциацисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

- Лаеклы ялда булса да, киңәшләре белән ярдәм итә, аның белән һәрвакыт сөйләшеп-аралашып торабыз, - диде Владимир Васильевич.

Балалар проблемаларын хәл итүдә  психологлар, педагоглар, сәламәтлек саклау, хокук сакчылары тарафыннан да зур эшләр башкарыла. Алар район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Бүләкләнүчеләр арасында - балалар  наркологы Гөлсирә Хакимова, мәшгүльлек үзәге директоры урынбасары Сания Арсланова,  “Исток -Башлангыч” үзәге хезмәткәре Наталья Шалдаева, “Логос” үзәге директоры Ольга Ященко,  балигъ булмаган балалар белән эшләүче инпектор Радик Гарифулин бар иде.

Комиссиянең башында торган ветераннарны да онытмадылар. Минсәим Яруллин, Нина Выдрина килгән иде,  аларга Рәхмәт хатлары һәм чәчәкләр тапшырылды.

Комиссия әгъзалары бу көнне административ беркетмәләр өйрәнмәде, ә рәхәтләнеп концерт карады. Мәгариф идарәсенең актлар залы сәхнәсендә балалар  берсеннән-берсе матур чыгышлар күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International