5 мартта Лениногорскига халыкара спорт мастерлары, “Ефәк юл” һәм “Африка Эко Рейс” раллиеның күп тапкыр җиңүчеләре Дмитрий Сотников һәм Антон Шибалов киләчәк.
Пилотлар җиңүләре, команданың казанышлары турында сөйлиячәк. Моңардан тыш, лениногорскилылар «КАМАЗ-Мастер» вәкилләре белән аларның узыш автомобильләре фонында фотосессиядә катнаша ала.
Сезне «КАМАЗ-Мастер» командасы белән очрашуда көтеп калабыз. Ул 5 мартта 15.00 сәгатьтә политехник колледж бинасында узачак (Кошевой урамы, 15нче йорт)