12-23 мартта ил буенча “Үлем белән кайда саталар, хәбәр ит” акциясенең беренче этабы старт ала.
Аның максаты җәмәгатьчелекнең игътибарын наркотикларның законсыз әйләнешенә, интернет-сайтларны, наркотикларны әзерләүне, тарату һәм куллануны пропагандалаучы затларны ачыклауга тарту.
Акция барышында наркотикларның законсыз әйләнеше, аны таратуга кагылышлы затлар, интернет-сайтлар турында хәбәр итәргә мөмкин. Аноним рәвештә дә кабул итәләр.
Республика Эчке эшләр министрлыгының “Ышаныч телефоны”: 8 (843) 2-912-002, Лениногорск буенча бүлеге телефоны: 8(85595) 2-72-20.