Лениногорскилылар сораштыруда катнаша ала

2018 елның 21 марты, чәршәмбе

Сез шәһәр һәм район территориясендәге кайсы парк, яисә сквер беренчедән булып төзекләндерергә тиеш, дип уйлыйсыз? Бу турыдагы фикерегезне белдереп, сораштыруда катнаша аласыз. Күпчелек тавыш җыйган объектлар 2019 ел төзекләндерү планына кертеләчәк.

Республиканың, шулай ук Лениногорск районының парклар, мәйданнар, яр буйлары, урамнары һәм башка мәйданнары төзекләндерү буенча онлайн-сораштыру – республиканың мәгълүматләштерү һәм элемтә, төзелеш һәм архитектура министрлыкларының бердәм проекты. Ул 2019-2022 елларда төзекләндереләчәк мәйданнарны сайлау өчен уздырыла.

Сораштыруда өчен исемлектә республика буенча 216 парк, сквер, яр буе, мәйданнар тәкъдим ителгән. Тавыш бирү өчен сезгә республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталына (uslugi.tatarstan.ru) керергә. Моның өчен, теркәлү кирәк, бу кыен түгел, телефон номерыгызны күрсәтәсез, пароль язасыз. Теркәлгәннән соң, “Татарстан халкын сораштыру” дигән бүлек ачыла. “2019 елда төзекләндерергә кирәкле иҗтимагый киңлекләрне сайлагыз” дигәненә керегез. Сезгә Лениногорск районын сайларга кирәк булачак.

Безнең районнан исемлектә 4 объект бар, алар: урман паркы, Ленин исемендәге проспекттагы җәяүле зонасы, “Яшьлек” экстрим-паркы, “Камышлы” елгасы тирәсе. Сез бу объектлар өчен тавыш бирәсез, яисә үзегезнең вариантны тәкъдим итәргә дә мөмкин. Шуннан соң, “Сезнең тавышыгыз исәпкә алынды” дип чыгачак, объектлар өчен тавыш бирүнең рейтингын да күрәчәксез. Шуның буенча, 2019-2022 елларда төзекләндерелергә тиешле территорияләр билгеләнә. Тавыш бирүнең икенче юлы – “Услуги РТ” мобиль кушымтасы аша.

Тавыш бирү 20 майга кадәр дәвам итә, 20 июньдә нәтиҗәләр ясалачак. Рейтингта беренчерәк булган объектлар 2019 ел программасына кертелә, калганнары 2020- 2022 елларда төзекләндереләчәкләр.

Инструкция онлайн голосования и выбор территорий для благоустройства на 2019-2022гг>>

Видео-инструкция>>

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International