Мэриянең актлар залында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков алып барды. Комиссия членнары каршында ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Радик Гайфутдинов чыгыш ясады. Ул ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл иминлеген тәэмин ит чаралары, 2017 ел һәм быелның өч ае эчендә булган юл һәлакәтләре турында сөйләде. Кө тәртибе буенча, башка чыгышлар да булды, ахырдан тиешле карарлар кабул ителде.