Районның “Зеленогорский” бүлекчәсендә язгы кыр эшләренә багышланган семинар узды

2018 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Анда авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, белгечләре, авыл хуҗалыгы идарәсе вәкилләре катнашты.

Семинарда хезмәт куркынчсызлыгы турында сүз булды. Әлеге мәсьәлә беренче урында тора. Шулай ук тракторларга ничек итеп техник күзәтү уздырылуы күрсәтелде. Ул көнне “Зеленогорский” бүлекчәсендә 17 берәмлек техника тезеп куелган иде. Берничәсе терлекчелек комплексында эшли, диделәр.

Семинарның икенче өлеше “Лениногорская агрофирмасы”ның Иске Иштирәк бүлегендә үтте. Биредә чәчкечләр, культиваторлар, тырмалар буенча сөйләшү булды. Аларны көйләү механизмнары күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International