Республика сулыкларында яз көне балык тотуны тыю вакыты үзгәрде

2018 елның 18 апреле, чәршәмбе

Республика сулыкларында яз көне балык  тотуны тыю вакыты үзгәрде, дип хәбәр итә биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты.

Быел 25 апрельдән 5 июньгә кадәр республика территориясендә балык  тоту тыела.  Язгы чор - судагы биологик ресурслар төрен саклау өчен бик мөһим вакыт. Законсыз рәвештә балык тотуны булдырмау максатында, зур сулыклар тирәсендә патрульлек итү оештырыла. Браконьерлык фактлары ачыкланган очракта, административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International