Шәһәр һәм районда санитар –экологик икеайлык бара. Аның барышында тирә-якны чүп-чардан арындыру күздә тотыла.
Бу атнада, 21 апрельдә өмәгә чыгачакбыз. Киләсе атнада 23 - 26 апрель аралыгында шәһәр урамнарын юачаклар. Бу хакта район башлыгы Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә узган киңәшмәдә сөйләштеләр.
Урамнарны юу буенча район башлыгының карары имзаланган. Әлеге эш шәһәрдә ел саен башкарыла. Экологик айлык барышында санитар көн дә билгеләнгән. Ул – һәр атнаның сишәмбесе.