Лениногорск делегациясе Нижневартовскида булып кайтты

2018 елның 20 апреле, җомга

Татарстан Премьер – министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе эшлекле сәфәр белән Нижневартовскида.

Шулай ук эшлекле сәфәрдә безнең район башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнаша.

Беренче эш итеп, Татарстан вәкилләре өчен шәһәр буйлап экскурсия үткәрелде. Кунакларга Нижневартовскның истәлекле тарихи урыннарын күрсәттеләр. Бөек татар шагыйре Муса Җәлил һәйкәле янында туктап, алар чәчәкләр салды. Шулай ук кунаклар милли мәдәниятләр үзәгендә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International