Лениногорск мөхтәсибәте ветераннарны Бөек Җиңү көне белән котлады

2018 елның 8 мае, сишәмбе

8 нче май көнне Лениногорск мөхтәсибәте исеменнән  Бөек Ватан сугышын  җиңүгә багышланган бәйрәм табыны оештырылды. Әлеге мәҗлестә мәчетебезнең 25 тән артык өлкән яшьтәге мөселманнары катнашты. Әлеге табнда районыбызның гына түгел, хәттә илебезнең горурлыгы булып исәпләнә торган ветераныбыз, Лениногорск районы Юлтимер авылының мәчетендә, 94 яшенә карамастан, әлегә хәтле имам булып торган Мирза хәзрәтебез дә бар иде.  Ул барыбыз өчен дә үрнәк.

Һәркемгә бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International