Лениногорскилыларны атлар чабышына автобус алып барачак

2018 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

13 майда Югары Караан авылындагы атлар утарында атлар чабышы – бәйге булачак. Ул 11.00 сәгатьтә башлана. 

Атлар чабышына барырга теләге булучыларны автобус алып барачак. Автобус Мәдәният сарае каршыннан сәгать 10да кузгалып китә, 1нче маршрут буенча – тубдиспансер аша барачак. Кайтканда да шул маршрут булачак.

Билет бәясе – 30 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International