Талпаннар аша күчә торган инфекцияләр турында

2018 елның 15 мае, сишәмбе

Талпан (урман бете) вирус энцефалиты - үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерә торган йогышлы авыру. Нерв системасы зарарлангач, ул хроник формага күчәргә һәм инвалидлыкка, хәтта үлемгә китерергә дә мөмкин.

Талпан, нигездә, урманнан эләгеп кайтса да, соңгы елларда шәһәр халкы да алардан зыян күрә башлаган, чөнки талпан шәһәр паркларында да рәхәтләнеп тереклек итә. Аннан соң, бу бөҗәкләр урманнан җыелган үсемлекләргә, чәчәкләргә, җиләкләргә ияреп кайтырга да мөмкин. Ул шулай ук йорт хайваннарына кадалып, алардан кешегә дә бик тиз күчә ала. Шуңа да талпан кадалу куркынычы бөтен кешегә дә яный: урманга йөрүчеләргә, туристларга, бакчачыларга, гаиләләре белән табигатькә ял итәргә чыгучыларга да һ.б.

Табиблар, талпаннарда була торган вирус энцефалитын кисәтү өчен, прививка ясатырга, урманнарга, паркларга чыкканда тиешенчә киенергә куша:

- төсле киемнәр кияргә тырышыгыз, чөнки аннан талпанны тизрәк күреп алырга була. Икенчедән, өскә озын җиңле кием кияргә кирәк, чалбарны итек кунычына кыстырып кую әһәмиятле. Муен тирәсе дә ачылып тормасын, башка исә яулык бәйләргә кирәк.

- талпанны куркыта торган репелентлар да кулланырга мөмкин.

- урманнан кайткач та, киемнәрне, тәнне яхшылап тикшереп чыгу сорала. Тулырак сайтның рус телендәге вариантында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International