Лениногорскида районның хәмер базары торышы буенча киңәшмә узды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

Мэриянең утырышлар залында Лениногорск районы хакимияте башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов рәислегендә алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендәге мәсьәләләр буенча киңәшмә булып узды. Чарада Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Ибраһимов, Лениногорк районы башкарма комитеты җитәкчесе Наил Залаков, Лениногорск районы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча беренче урынбасары Зөлфия Михайлова, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең даими әгъзасы  Юрий Митюшкин,  Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт террриториаль органы начальнигы М.И.Михеева һәм территориаль орган хезмәткәрләре, “Алкоторг” супервайзерлары, Лениногорск районы оешмалары җитәкчеләре, кибетләр һәм кафе директорлары, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.

Киңәшмәдә Лениногорск районы сәүдә предприятиеләрендә хәмер продукциясен сатуның кимүе; алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозулар; суррогат хәмердән агулагу һәм аны куллануның аянычлы нәтиҗәләре турында мәсьәләләр каралды, шулай ук «Татспиртпром» ААҖнең яңа продукциясе белән таныштыру булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International