7нче ТОС спорт бәйрәме оештырды

2018 елның 21 мае, дүшәмбе

11 нче гимназиянең футбол мәйданчыгында спорт бәйрәме узды. Әлеге чара Гаилә көне уңаеннан уздырылды.

Анда ТОС микрорайонында яшәүче актив гаиләләр чакырылган иде. “Әти-әни, мин –спортчылар гаиләсе”ндә әти-әниләр балалар белән беррәттән бик теләп катнашты. Командалар бик җитез һәм кыю булдылар. Дуслык җиңде. Чара азагында катнашкан һәр  гаиләгә Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр  тапшырылды.

- Гаилә – ул иң олы таянычыбыз, иң ышанылы сыеныр урыныбыз. Чарада катнашкан һәрбер  гаиләгә саулык-иминлек телим. Шәһәребездә шундый үрнәк һәм актив гаиләләр күбрәк булсын иде, эшләрегез һәрвакыт уң булсын, - дип изге теләкләрен юллады  шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International