28 майда илдә чик сакчылары гаскәренең 100 еллыгы билгеләп үтелә. Бу уңайдан, Лениногорскида Хәрби дан паркында аларга һәйкәл ачылды. Тантанада чик сакчылары, ветераннар, мәктәп укучылары катнашты. Анда “Чик сакчылары гаскәренең 100 еллыгына” медальләре дә тапшырылды.