22 июньдә Лениногорскида Хәтер һәм кайгы көнеуңаеннан “Мәңгелек ут” янында митинг үтте. Аны шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ринат Ялаков ачып җибәрде. Һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алдылар, Мәңгелек утка чәчәкләр куйдылар.