Лениногорскилыларны татарча диктант язарга чакыралар

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

27 октябрдә сезне «Татарча диктант» акциясендә катнашырга чакырабыз! Бу чара Татарстанда гына түгел, ә 20 илдә һәм 60 төбәктә уза! Димәк, бөтен дөнья бер көнне татарча язачак!

Лениногорск муниципаль районында татарча диктантны 11нче гимназиядә язачаклар. Анда һәркем катнаша ала. Катнашуыгыз хакында fatykhovaimc@mail.ru электрон адресына, яисә 8-927-467-69-12 номеры буенча акциянең координаторы Фатыхова Римма Ринатовнага хәбәр итәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International