Урдалы солдаты 75 елдан соң авылына “кайтты”

2018 елның 8 ноябре, пәнҗешәмбе

Районыбызның Урдалы авылында бүген дулкынландыргыч та, моңсу да булган вакыйга булды. Бөек Ватан сугышы елларында геройларча һәлак булган Гәрәев Минзөфәр Зәкиевичнең җәсәден җирләделәр. 75 елдан соң солдат туган авылына “кайтты”.Смоленск шәһәрендә эзләнүләр вакытында 15 солдат җәсәде табыла. Шуның берсен генә ачыклый алалар, ул безнең якташыбыз. Аны медальоны аша беләләр. Монда хәбәр иткәч, Минзөфәр Зәкиевичнең апасының малае – Фәнис Гайнетдинов алып кайта.

Минзөфәр 18 яшендә Бөек Ватан сугышына китә. Кызганыч, 2 елдан соң, Смоленск җирендә 1943 елда  һәлак була. Солдатны җирләү чарасы башта авыл мәдәният йорты янында митинг белән башланды, аннан авыл зиратына алып барып, Коръән сүрәләре укып җирләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International