Шәһәр һәм район Советлары депутатлары 2019 елга бюджет кабул иттеләр

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген мэриянең утырышлар залында район башлыгы, шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендә шәһәр һәм район Советларының берләштерелгән сессиясе үтте.

Аның эшендә Совет һәм Башкарма комитетлар, иҗтимагый оешмалар, массакүләм матбугат чаралары катнашты.

Сессиядә беренче сорау – 2019 елга һәм 2020-2021 планлы чорга бюджет кабул итү. Әлеге сорау буенча “Финанс-бюджет палатасы” учреждениесе рәисе Раил Хәмидуллин чыгыш ясады. Аның содокладчысы – Фирдәүс Хәбибуллина иде.

Лениногорск муниципаль районының бюджетының төп нигезләмәләрен кабул иткәч, шәһәр һәм район Советлары депутатлары бертавыштан бюджетны кабул итте.

Сессиядә күтәрелгән икенче мәсьәлә – муниципаль райондагы демографик ситуация. Доклад белән үзәк район хастаханәсе баш табибы Айдар Яркаев чыгыш ясады.

“Татарстанстат рәсми мәгълүматларына караганда, 2018 ел башына Лениногорск муниципаль районында 82 мең 693 кеше исәпләнә. 11 ай эчендә 717  бала туган, 1 мең 121 кеше якты дөньядан киткән, шуларның 228е – эшкә яраклы”, диде ул.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов райондагы демографик хәлгә борчылуын белдерде, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын һәм табиб, мед персоналларның һөнәри компетенциясен арттырырга кушты.

Сессия вакытында шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына вакантлы конкурс белән таныштырды.

Сессиядә каралган барлык сораулар буенча тиешле карарлар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International