Лениногорск районында терлекчелек буенча семинар узды

2018 елның 13 декабре, пәнҗешәмбе

13 декабрь көнне “Спартак агрофирмасы”ның терлечелек бинасы территориясендә семинар-киңәшмә узды. Монда район башлыгы Рәгать Хөсәенов, авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы илнур Шәмарданов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Илнур Шәмарданов 11 айга терлекчелек буенча нәтиҗә ясады.

Семинар яңа терлекчелек комплексында узды. БУ комплекста нәселле сатып алынган маллар тора. Реконструкцияләнгән биналарны, яңа савым залларын, азык цехын күрсәттеләр.

Мәдәният йортында узган киңәшмәдә район башлыгы Рәгать Хөсәенов продукция җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру бурычы куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International