Лениногорск муниципаль районы Башлыгы, шәһәр мэрының Халыкара туган тел көне уңаеннан котлавы

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар!  Сезне чын күңелдән Халыкара туган тел көне белән котлыйм!

   Бу бәйрәм ЮНЕСКО инициативасы буенча ел саен бөтен дөньяда билгеләп үтелә, ул телебезне саклауның мөһимлеге турында тагын бер кат искә төшерә.

Безнең һәрберебез өчен туган тел – тарихыбызның уникаль хәзинәсе, рухи көч чыганагы, халкыбыз киләчәгенең нигезе.

Туган телне саклау, белү һәм аңа карата ихтирамлы мөнәсәбәт –үзеңнең милли үзенчәлегеңне саклауга, халкың тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләүгә, бөек илебезнең күп санлы халыклары мәдәниятенә юл ача.

Тырышлыкны берләштереп кенә, без яшь буынга Лениногорскида яшәүче халыкларның иң зур байлыгы - туган телен саклап кала һәм тапшыра алабыз, дип ышанам.

Сезне чын күңелдән әлеге мөһим бәйрәм белән тәбрик итәм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге телим!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International