Лениногорскилыларны "Авторалли-2019"га чакыралар

2019 елның 21 феврале, пәнҗешәмбе

"Бәкер" шифаханәсендә Ватанны саклаучылар көнендә Авторалли үткәрү матур традициягә кереп бара. 23 февральдә иң көчле, кыю ир-атларны «Бәкер»трассасында көтеп калалар.

  Быел «Авторалли» узышлары әлеге ярышка нигез салучы,  «Бәкер» шифаханәсенең элеккеге баш табибы Фаяз Ибраһимов исеме белән аталачак.

Узышчылар  өчен  төп бүләк - «Бәкер» шифаханәсеннән 10 көнгә юллама!

Быел «АвтоРетроКлуб ГАЗ-21 – Волга» республика иҗтимагый оешмасы Президенты Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулла улы исеменнән махсус бүләк фонды түбәндәгечә бүленгән:

2 урын-25 000 сум.;

3 урын – 15 000 сум.;

4 урын – 10 000 сум.

Шулай ук «Бәкер» шифаханәсе 5 һәм 6 урынга кызыксындыру бүләкләре әзерләгән: 10000 сумга һәм 7000 сумга бүләк сертификатлары.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International