Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов тыл хезмәтчәнен юбилее белән котлады

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен алар тормышындагы мөһим вакыйгалар белән котлау – безнең районда күркәм гадәт булып тора. Бүген котлауларны  Лениногорскида гомер итүче  тыл хезмәтчәне    Зиядә Хәйрулла кызы  Хәсәншина   кабул итте, аңа 90 яшь тулды.

Район башлыгы Рәгать Хөсәенов  хөрмәтле ветеранга  Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын  һәм бүләкләр тапшырды, теләкләрен җиткерде.

Зиядә апа  кеше белән аралашырга, кунаклар каршы алырга ярата.Ул көнне  дә аның  йорты кунаклардан гөрләп торды. Бәйрәм уңаеннан,  әнисе янына  улы Альберт, килене Галина, онык-оныкчыклары, күршеләре, туганнары  күпләп килгән иде. Юбилярны администрациядән, Зиядә әбинең    элекке  эш урыныннан да зурладылар.

Зиядә  Хәсәншина  тумышы белән  Куакбаш авылыннан, гаиләләрендә бишенче бала булып туа. Аңа сугыштан соң авыр елларда күп тырышырга туры килә. Яшьтән хезмәт сөюче кыз  тормышта югалып калмый. Лаеклы ялга чыкканчы,  егерме елдан артык «Водоканал”  оешмасында хезмәт куя.  Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

Хәзерге көндә Зиядә әби балаларының, онык-оныкчыкларының кадер-хөрмәтен тоеп яши.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International