Лениногорскиның үзәкләштерелгән китапханәләрендә “Мультимәдәни халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне камилләштерү” темасына регионара семинар үтте

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

23 апрельдә Лениногорскиның үзәкләштерелгән китапханәләрендә “Мультимәдәни халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне камилләштерү” темасына регионара семинар үтте.

Анда Азнакай, Әлмәт, Бөгелмә, Чирмешән, Ютазы, Лениногорск районы үзәкләштерелгән китапханәләреннән, республика балалар китапханәсе һәм Самара өлкәсеннән кунаклар бар иде.

  Семинар Үзәк китапханәсендә башланып китте. Кунакларны һәм катнашучыларны Лениногорскиның үзәкләштерелгән китапханәләре системасы директоры Ландыш Хәйруллина, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Владимир Друк, мәгариф идарәсе начальнигы Гөлнара зарипова, китапханә хезмәте ветераны Раиса Добрынина сәламләде.

   Шуннан соң эш иҗади лабораториядә башланды, онлайн-элемтә ярдәмендә Чувашия, Марий-эл, шулай ук Зеленая Роща һәм Спиридоновка китапханәләре белән элемтәгә керү оештырылды.

Семинар программасында чыгышлар, мастер-класслар, фольклор коллективлар чыгышы, чаралардан өзекләр, тәҗрибә уртаклашу бар иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International