Лениногорск районы башлыгы KazanSummit кысаларында «Russia Halal Expo 2019» күргәзмәсен карады һәм пленар утырышта катнашты

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казань Экспо» күргәзмә үзәгендә «Россия — Ислам дөньясы: KazanSummit-2019» XI халыкара икътисадый саммиты кысаларында оештырылган «Russia Halal Expo 2019» күргәзмәсен карап чыкты. Әлеге чарада Лениногорск районы Башлыгы Рәгать Хөсәенов та катнашты.

«Russia Halal Expo» –  Россиядәге иң эре һәм Идел буе федераль округындагы бердәнбер хәләл индустрия күргәзмәсе, ул Россия, БДБ илләре һәм ерак чит илләр җитештерүчеләренә үзләренең хәләл продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен тәкъдим итәргә һәм яңа базарлар табарга ярдәм итә. «Russia Halal Expo» бурычы – Россия икътисадының хәләл сегменты потенциалын тәкъдир итү.    

Быел үз продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен Россиядән, БГӘдән, Согуд Гарәпстаныннан, Төркиядән, Индонезиядән, Малайзиядән, Үзбәкстаннан һәм Кыргызстаннан 84 экспонент тәкъдим итә. Россия субъектлары арасында: Мәскәү, Санкт-Петербург, Кабардин-Балкар Республикасы, Самара, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Мордовия Республикасы, Марий-Эл, Дагыстан Республикасы, Чечня, Башкортостан Республикасы һәм Татарстан. 

Күргәзмәдә хәләл индустрия сегментларыннан: ашамлык продуктлары, кием-салым, финанслар, туризм, мәгариф, ИТ, медицина, косметика, бизәнү әйберләре һәм башкалар тәкъдим ителә.   

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов барында хезмәттәшлек турында берничә документ имзаланды. Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агетлыгы белән Индонезиянең Хәләлчә яшәү рәвеше үзәге арасында үзара аңлашу турында меморандум имзаланды. Шулай ук «Химград» технополисы белән Үзбәкстан Республикасының Ташкент өлкәсе  арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куйдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International