Лениногорскида милли бәйрәм Сабантуй үтте

2019 елның 9 июне, якшәмбе

Лениногорскида милли бәйрәм Сабан туен билгеләп үттеләр. Лениногорскилылар һәм шәһәр кунаклары өчен концерт һәм уен мәйданчыклары, милли ишегаллары, сәүдә рәтләре эшләде. Быелгы Сабан туеның үзенчәлеге халык уеннарының үзәк мәйданда үтүе иде.

Тантана башланганчы ук үзәк мәйдан трибуналары тамашачылар белән тулган иде. Алар өчен «Гөрли бәйрәм, гөрли Сабантуй» программасын тәкъдим иттеләр. Сабантуйның мактаулы кунаклары арасында Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов, Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов, ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе баш киңәшчесе Айрат Латыйпов, Алабуга районы Башлыгы Геннадий Емельянов, Мактаулы гражданин Исхак Садриев, хокук саклау органнары җитәкчеләре бар иде.

Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәенов үзенең чыгышында Сабантуй милли гореф-гадәтләрне саклап калуның ачык мисалы булып тора, төрле яшьтәге, милләт кешеләрен берләштерә, буыннарның рухи бәйләнешен тәэмин итә, дип билгеләп үтте. Лениногорск районы игенчеләренә, хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Лениногорск районы заман белән бергә атлый һәм социаль-икътисади үсешнең тотрыклы күрсәткечләре белән республика районнарының берсе булып тора. Монда, барыннан да элек, сезнең хезмәтегез, хөрмәтле якташлар. Барлык авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә, ветераннарыбызга, нефть компанияләре хезмәткәрләренә, эшмәкәрләргә, район оешмаларына, авыл җирлекләренә һәм бюджет өлкәсе хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәм», - диде Рәгать Галиәгъзәмович.

Сабантуйның мактаулы кунагы ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов лениногорскилыларга сәламәтлек һәм иминлек теләде, Лениногорскида хезмәт сөючән кешеләр яши, дип билгеләп үтте. Ул шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды.

Сабантуйның рәсми өлеше Лениногорск районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдынгыларын хөрмәтләү белән дәвам итте. Район Башлыгы чәчүдә, иң яхшы сабанчылар, терлекчеләр һәм савымчылар югары күрсәткечләргә ирешкән иң яхшы механизаторларны бүләкләде.

Бәйрәмдә  «Лениногорск муниципаль районының авыл җирлекләрен иң яхшы төзекләндерү һәм яшелләндерү» конкурсы җиңүчеләре буларак,  Шөгер, Зәй-Каратай, Урдалы авыл җирлекләре башлыкларына дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды, Иске Шөгер, Мичурин һәм Яңа Чыршылы авыл җирлекләре Башлыклары район Башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Үзәк мәйданда берничә сәгать дәвамында Татарстан Республикасының атказанган артистлары «Фәридә-Алсу» дуэты, Казан шәһәренең «Феерия» халык бию ансамбле, Лениногорск районының иҗат коллективлары һәм үзешчән сәнгатьтә катнашучылар катнашында концерт булды.

Быел халык уеннары һәм ярышлары үзәк мәйданда узды. Анда бик теләп катнаштылар, ат-спорт ярышларын, милли көрәшне күзәттеләр. Балалар өчен «Балалар Сабан туе» оештырылды: театральләштерелгән тамаша, бәйрәм концерты, уеннар, аквагрим, күңелле ярышлар үтте.

Көрәш җитди барды, иң яхшылары каты көрәштә билгеләнде. Сабантуйның абсолют батыры Рөстәм Йосыпов булды. Аңа тәкә һәм акчалата сертификат тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International