"Форпост" үзәге активистлары квест-уен үткәрде

2019 елның 12 июле, җомга

Балигъ булмаганнар тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукция куллануны кисәтү һәм балигъ булмаганнарга сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру турында мәгълүмат бирү максатыннан, «Форпост» яшьләр үзәге активистлары "Сәламәт яшәү рәвешен эзләүдә" дигән квест – уен үткәрделәр.

Балаларга логика, ребуслар биремнәрен чишкән 5 станция узарга тәкъдим ителде, сорауларга җавап бирделәр, рәсем ясадылар, дөрес туклану менюын төзеделәр һәм клад эзләү өчен киңәшләр эшләделәр.

Оештыручылар фикеренчә, әлеге квест-уен физик дәрәҗәсен күтәрү һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International