Лениногорскида гражданнарның үзмәшгульлеге сораулары буенча очрашу үтте

2019 елның 7 августы, чәршәмбе

Лениногорск Мәгариф идарәсенең актлар залында гражданнарның үзмәшгульлеге сораулары буенча чираттагы очрашу үтте.

Очрашуда эшмәкәрләр, Мәгариф идарәсе, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе вәкилләре катнашты. Аларны район Башкарма комитетының беренче урынбасары Зөлфия Михайлова сәламләде. 

Махсус салым режимының үзенчәлекләре турында республика буенча 17нче салым инспекциясенең салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге начальнигы урынбасары Эльвира Садретдинова сөйләде. 

ТР эшмәкәрләргә ярдәм күрсәтү фонды вәкиле Альбина Шиһапова яңа салым системасының өстенлекләре турында сөйләде. 

Үзмәшгульләрне иминиятләштерү турында «Лениногорский № 1» офисы җитәкчесе Елена Долганова чыгыш ясады.  Ахырдан очрашуда катнашучылар сорауларын бирде. 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International