Ишегалды бәйрәме күршеләрне һәм дусларны җыйды

2019 елның 9 августы, җомга

Ленинград урамы, 17 нче йорт адресы буенча  8 нче ТОС (баш предприятие - Лениногорск УТТ) һәм «Техника» ҖЧҖ оештырган чираттагы Ишегалды бәйрәме узды.

Бәйрәмнең рәсми өлешендә шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Ул кыскача гына шәһәр һәм районның социаль-икътисади үсеше турында сөйләде, барысына да яхшы кәеф теләде.

Чарада Татарстан Республикасының халык артисты, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидат Рамил Төхвәтуллин катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, Лениногорскида игелекле,  актив кешеләр яши, барысын да бәйрәм белән котлады.

Бәйрәм микрорайонда яшәүче күп санлы нәниләрне, аларның әти-әниләрен, әби - бабаларын җыйды. Һәркем тату атмосферага чумды һәм артистлар иҗатыннан ләззәтләнә алды. 

Шунда ук әлеге микрорайонда яшәүчеләрнең кул эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшырылды. Микрорайонда актив яшәүчеләрне дә билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International