Лениногорскида Россиянең Дәүләт флагы көненә багышланган концерт булды

2019 елның 23 августы, җомга

22 августта Россиядә Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Россиянең барлык төбәкләрендә тантаналы бәйрәм чаралары, концертлар уза.

2019 елда бу бәйрәм үзенчәлекле булды, чөнки нәкъ 350 ел элек триколор беренче тапкыр Россия символына әверелде. Әлеге юбилей уңаеннан Мәдәният сарае каршында бәйрәм концерты булды, анда шәһәрнең иҗат коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International