Тимәш авылында призлар уйнаттылар

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

8 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау көнендә Тимәш авылында призлар уйнаттылар.

Аны Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе оештырган иде. Лотереяда катнашу өчен, участокка килеп, үз тавышыңны бирергә кирәк һәм лотерея билеты алырга һәм аны махсус тартмага салырга кирәк иде.

Призлар уйнатуда катнашучылар шактый булды. Алар барысы да кайчан тартмадан минем лотерея билеты номерын алырлар икән дип көттеләр.

Приз уйнатырга ярдәмгә кечкенә балаларны чакырдылар.

Призлар төрле иде. Араларында фитнес белән шөгыльләнү өчен сертификат, кибетләргә сертификат, аттракционга билетлар.
30дан артык кеше призлы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International