17 сентябрьдә "Форпост" үзәге активистлары "Юл куркынычсызлыгы" акциясен үткәрделәр, ул юлларда яшьләрнең гомере өзелүне кисәтүгә юнәлдерелгән.
Җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләре язылган белешмәлекләр таратылды. Активистлар җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыралар.