4 ноябрь көнне Лениногорск туган якны өйрәнү музеенда татар, рус, чуаш һәм мордвалар бәйрәмнәренә багышланган чара узды.
Бәйрәм кунаклары-балалар иҗаты йорты каршындагы «Шанс» аралашу клубы балалары һәм Лениногорск балалар йортында тәрбияләнүчеләр. Алар бергәләп халык бәйрәмнәренең гореф-гадәтләре турында белделәр, Каравон бәйрәме тардициясе буенча әйлән-бәйлән әйләнделәр, Сабантуй бәйрәмендә үзләрен сынап карадылар һәм киләсе елда Балтай бәйрәменә килергә вәгъдә иттеләр.