Лениногорскида авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтә

2019 елның 16 ноябре, шимбә

Лениногорскиның үзәк мәйданында.район товар җитештерүчеләре катнашында авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.

Ярминкә ассортименты белән Лениногорск районы Башлыгы, Лениногорск шәһәре мэры Рәгать Хөсәенов шәхсән үзе танышты.

Ярминкәгә шулай ук Лениногорск районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Шәмәрданов, Лениногорск районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Рашат Әхмәтов, Лениногорск районы башлыгы урынбасары Сергей Тимаков та килгән иде.

Шәһәрнең үзәк мәйданында авыл хуҗалыгы продукциясе белән зур сәүдә оештырылды. Бу юлы да шәһәрлеләр өчен продукциянең ассортименты зур иде. Киштәләрдә ит, балык, сөт һәм сөт әйберләре, ашлык, фураж, бодай, арпа, бал, ит ярымфабрикатлары, казылык әйберләре, яшелчәләр һәм башкалар бар. Башка районнардан килгән кунаклар да визит белән сөендерделәр. Һәр предприятие һәм фермерның даими сатып алучылары бар, алар рәхәтләнеп яңа җитештерелгән продукцияне сатып алалар.

Сәүдә рәтләрен карап, район башлыгы Рәгать Хөсәенов предприятиеләрнең, товар җитештерүчеләрнең, фермерларның, агрофирмаларның авыл хуҗалыгы ярминкәсенә яхшы әзерләнүләрен билгеләп үтте, аларга югары бәя бирде.

Бу көнне мәдәният сараеның иҗат коллективлары, ярминкәдә катнашучыларга һәм кунакларга бәйрәм кәефе тудырып, үз җырларын бүләк итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International