Шәһәребезнең 28 нче балалар бакчасында “Юл калейдоскобы” муниципаль конкурсы узды.
Конкурста районның мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең 30 педагогы катнашты.
Жюри әгъзаларына балалар юл травматизмын профилактикалау эшчәнлеген оештыру өлкәсендә үз осталыкларын күрсәтте. Чара азагында катнашучыларга юлларда уңышлар теләп, истәлекле дипломнар һәм призлар тапшырылды.