Лениногорск районының иң өлкән чик сакчысы Василий Трофимовны туган көне белән котладылар

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Кузьминовка авылында яшәүче ветеранны 93 яшьлек юбилее белән Лениногорск Чик сакчылары  тәбрикләде. Аны туган көне белән котлап, чик буе хезмәте оешуга 100 ел тулуга багышланган медаль һәм азык-төлек белән тулы кәрҗин тапшырдылар.

Василий Афанасьевич әле яхшы физик формада һәм 1944 елдан 1951 елга кадәр Таҗик-әфган чигендә хезмәт иткән еллары турында сөйләде. Бу еллар эчендә ул ике чик бозучыны тоткарлаган, күп кенә медальләр һәм аерымлык  билгеләре белән бүләкләнгән.

Хәзер Кузьминовка авылында хатыны һәм тату гаиләсе белән яши.

Безнең чикләрне саклауда булган кешеләргә хөрмәт һәм дан!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International