Лениногорскида өлкән яшьтәге гражданнар өчен туклану һәм дару чараларын китерү буенча «кайнар линия» оештырылган

2020 елның 23 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга, коронавирс пандемиясенә бәйле рәвештә, үз вакытында ярдәм күрсәтүне тәэмин итү эшен оештыру өчен эш төркеме булдыру турында" 18.03.2020 елгы боерыгын үтәү йөзеннән, Лениногорскида социаль яклау һәм яшьләр сәясәте органнары катнашында, ялгыз өлкәннәргә ярдәм оештыру өчен, волонтерлар отрядлары һәм төркемнәре формалаштырылган.

2020 елның 23 мартыннан Лениногорскида өлкән яшьтәге гражданнар өчен туклану һәм дару чараларын китерү буенча «кайнар линия» эшли башлады. Телефоннар номеры: 8 (85595) 5-24-48, 5-16-14.

Бу төрле вируслы авырулар, күп кеше һәм иҗтимагый урыннар өчен аеруча зәгыйфь булган өлкән кешеләргә баруны минимальләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International