Лениногорск районы башлыгы Рәгать Хөсәеновның коронавирус инфекциясе таралу куркынычы белән бәйле рәвештә халыкка мөрәҗәгате

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

Хөрмәтле лениногорскилылар! Без дөньяда коронавирус эпидемиясе белән вәзгыятьнең кискен үсүен күрәбез. Безнең илдә, республикада һәм Лениногорск районында сезне һәм якыннарыгызны саклау өчен чаралар күрелә.

Бүген һәрберебездән килеп туган хәлгә җитди мөнәсәбәт таләп ителә: барлык күрсәтмәләрне, чикләүләрне һәм тәкъдимнәрне төгәл үтәргә кирәк.

Белгәнегезчә, Лениногорск районында барлык массакүләм чаралар да туктатылды, каникуллар озайтылды, РФ Президенты Указы белән бу атна эшләми торган атна дип игълан ителде. Әмма бу дус-туганнарга барырга, дигән сүз түгел. Кешеләр җыелган урыннарда йөрүдән баш тартыгыз, урамга бик кирәк булганда гына чыгарга тырышыгыз.Бүгенге көндә иң ышанычлы ысул – өйдә утыру.

Өлкән яшьтәге кешеләргә аерым мөрәҗәгать итәсем килә, карантин вакытында өйдән чыкмагыз. Балалар һәм оныкларның әти-әниләренә ярдәм итүләрен, бер-берсенә карата аеруча игътибарлы булуларын сорыйм.

Сәламәт булыгыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International