ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Бердәм идентификация һәм аутентификация (ЕСИА) системасында һәм Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгәндә килеп туган авырлыкларны киметү  максатында, инструкция тәкъдим итәбез.Сылтамасы:

Лениногорск буенча Росреестр идарәсенең бәйрәмнәрдә эшләү графигы

7 мартта -  8.00дән  18.00 сәгатькәчә эшли,

8 мартта – бәйрәм көн (ял көне);

Башка көннәрне документлар гадәти режимда кабул ителә.

Түбән Кама шәһәрендә үткән грек-рим көрәше буенча республика чемпионаты һәм беренчелегеннән безнең егетләр призлы урыннар алып кайтты.

1 - 7 мартта Чайковский шәһәрендә (Пермь өлкәсе) чаңгыда трамлинан сикерү һәм ике төр чаңгы ярышы буенча Спартакиада үтте. Нияз Галиев (ЛНТ) трамплиннан сикереп, бронза медальгә ия булды.Команда ярышларында  Нияз Галиев, Александр Логинов (8нче мәктәп), Марс Садреев (8нче мәктәп), Руслан Ахметшин (6нчы мәктәп) составында дүртенче урын алдылар.

 

Бәйрәм алдыннан үзәктә өлкән яшьтәгеләр һәм инвалидлар өчен “Сүнмәс ялкын” фольклор ансамбле катнашында чара үткәрелде. Алар борынгы заман җырларын һәм хәзергеләрне башкардылар, биеделәр, баянда уйнадылар. Өлкәннәр бик канәгать калды.

Шәһәребезнең Туган якны өйрәнү музеенда "Мин Россия гражданины" дигән чара, паспортлар тапшыру тантанасы узды.

Сервиска ничек тоташырга соң? Аның ике ысулы бар. Беренчесе – электрон подпись ачкычы белән. Икенчесе – элек алынган логин һәм пароль аркылы. Сервисның функцияләре турында сайтның рус телендәге вариантыннан укыгыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International